Яхшы тормыш өчен торак

2018 елның 14 сентябре, җомга

Социаль якланмаган гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программасын шулай характерларга мөмкин. Ул ипотекалы кредитлауга һәм дәүләтнең финанс ярдәменә нигезләнгән. Башка сүз белән әйткәндә, гражданнарга торак кичектереп түләүгә бирелә. Ипотекалы торакны ничек алырга кирәклеге һәм аның өстенлеге хакында муниципаль район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире ИНЗИЛ СӘЛӘХЕТДИНОВ сөйли.

–Программага беренче кеше районда 2005нче елның августында кергән һәм бүгенге көнгә 698 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Аларның 648е – бюджет оешмалары хезмәткәрләре, 56 гаилә социаль ипотека программасын өлешчә финанслаучы предприятиеләрдән. –Бу программада катнашу өчен нинди шартлар кирәк? –Моның өчен торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ булу кирәк. Ә бер кешегә уртача торак белән тәэмин ителеш бездә 18 квадрат метрдан ким түгел. Бюджет тармагында яки программаны өлешчә финанслаучы предприятиедә эшләү дә шарт. Мамадыш муниципаль районында теркәлгән булырга тиеш. Гариза бирүче һәм аның эш яшендәге гаилә әгъзалары барысы да хезмәт эшчәнлеге беләнТүбәндәге моментларга да игътибар итегез. Бюджет тармагындагылар беренче взносны – 10, предприятиеләр хезмәткәрләре 20 процент күләмендә кертергә тиешләр. “Социаль ипотека“ программасы буенча исәпкә куйгач, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар, фатир сайлауга хокук барлыкка килгәнче, ай саен 4034 сум түләү кертеп барырга тиешләр. Ә фатир сайлауга хокукка өч елдан соң ия буласың. –Социаль ипотеканың өстенлекләре нәрсәдә? –Беренче өстенлеге – кредитлауның срогы озын булуда. Ул – 15 елга кадәр. Икенчесе – кредитның ставкасы түбән булу, ул еллык 7 процент. Ә менә өченче пункты яшь гаилә өчен бик мөһим: исәпкә куйганнан соң бала туа икән, гаилә 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме ала. Аның белән торак бәясен түләргә мөмкин. Әгәр дә фатир алганнан соң икенче бала туа икән, кредитның бер өлешен ана капиталы белән түләргә була. –Районда ипотекалы төзелешнең көчле дулкыны соңгы ике елда бераз тынды. Әмма күпләр, шул исәптән безнең укучыларыбыз, киләчәктә ипотекалы торак җиткерү ничек планлаштырылуы белән кызыксыналар. –Дөрестән дә бу шулай. 2017нче елда социаль ипотека программасы буенча – 6, 2018нче елда 2 гаилә фатир алдылар. Бүгенге көндә 30 гаилә программаның шартларын үтиләр, ягъни ай саен 4034 сум түләп баралар. Әзерлек исемлегендә тагын 10 гаилә исәптә тора. Бүгенге көндә социаль ипотека программасы буенча Ленин урамында (19нчы йорт) – 27, Шәйхи Маннур урамында (7нче йорт) 30 фатирлы йортны проектлау бара. Консультация алырга теләүчеләр муниципаль район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторына 212нче кабинетка мөрәҗәгать итә алалар. Әңгәмәдәш – НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International