Агымдагы елда Дүсмәт авыл җирлеге бер миллион сум грантка ия булды. Әлеге сумманы нинди максатларга куллану алдан ук хәл ителгән булган. Бу акча авыл мәдәният йортының җылылык системасын үзгәртеп коруга юнәлдерелгән. Бинада мәдәният учагыннан тыш, авыл җирлеге, почта бүлекчәсе, китапханә дә сыену урыннары тапканнар. Биредә инде эшләр төгәлләнеп килә. Авыл җирлеге башлыгы Олег Павлов сүзләренә караганда, мәдәният йорты 1991нче елда файдалануга тапшырылганнан бирле бер дә җүнле җылылык күрмәгән. Заманында күпләп күмер белән ягу да ярдәм итә алмаган. Моның шулай икәнлеген кыш көне авыл җыеннарына килгән җитәкчеләр, төбәк халкы, артистлар, тамашачылар да кире какмаслар иде. Авыл җирлеге башлыгы белдергәнчә, бинаны төзегәндә, җылылык челтәрен дөрес эшләмәгәннәре көн кебек ачык. Шуңа күрә, барлык җылылык системасын заманча челтәр белән алыштырырга карар кылына. Бу эш белән Тольяттидан килгән бригада шөгыльләнә.