Лагуна“ бассейнында барысы да санитар нормаларга туры китереп ясалган, вак-төягенә кадәр уйланылган. Заманча төзү материаллары, югары технологик җиһазлар аны спорт белән шөгыльләнү һәм гаилә белән ял итү өчен тагын да уңайлыландыра. Дүрт юллы зур ваннаның үлчәмнәре: 25,0 х 8,5 м. Ябык йөзү бассейны өлкәннәр өчен зур һәм нәниләр өчен кечкенә ванналарны үз эченә ала. Бинада химик һәм бактериологик анализлар ясау өчен лабораторияләр, гардероб, сак хезмәте, администратор, медицина хезмәткәре бүлмәләре, чишенү һәм душ бүлмәләре бар. Бассейн физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен дә тулысынча хәстәрләнгән. Ул тәүлегенә 396 кеше кабул итә ала.
Быелгы җәйдә шәһәребезгә искиткеч бүләк ясалды: “Спорт объектларын төзү“ республика программасы кысаларында бик кыска срокларда “Лагуна“ бассейны сафка басты. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты. Объектның яңа билгеләнеп куйган җитәкчесе Алексей СМИРНОВның: “Безнең шәһәр Нократ елгасы ярында урнашкан. Республикабыз киңлекләрендә дә сулыклар бик күп. Олысын-кечесен суда йөзәргә өйрәтү – төп бурычыбыз. 25 метрлы бассейнда йөзәргә теләүчеләргә элегрәк күрше Алабуга шәһәренә юл тотарга туры килә иде. Анда барып кайту өчен 80 чакрым юл узарга кирәк. Ә хәзер үзебездә рәхәтләнеп йөзә алачакбыз. Бу – искиткеч, без бәхетле!“ – дигән чыгышы алкышларга күмелде. Яшь җитәкче, хезмәттәшләренең амбициоз планнары белән уртаклашып, райондагы барлык мәктәп һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрне дә йөзәргә өйрәтергә планлаштыруларын ассызыклады. Ә сүз дүрт меңгә якын бала турында бара. Ниһаять, килеп җитте ул көн. Белем бәйрәмнәрендә бассейнга йөрү өчен сәламәтләндерү йөзүенә табиб рөхсәте, җәмәгать урыннарына керү өчен авырулар һәм каршылыклар булмау турында белешмәләр булу мәҗбүрилеге турында хәбәр җиткерелде. Мәктәптә укучы һәм бакчаларга йөрүче балаларын җитәкләгән ата-аналарның ташкыны, кирәкле кәгазьләрне тизрәк юнәтергә теләп, медицина учреждениеләренә агылды. Муниципалитет бинасында узучы гомуми район планеркасында, медицина персоналын мәктәпләргә үзләрен китереп кенә чиратлардан котылып булачак, дигән фикер яңгыраган иде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир ХАҖИЕВ сүзләренә караганда, алар, район мәгариф бүлеге, СЭС катнашында махсус киңәшмә уздырып, бу мәсьәләне уртага салып сөйләшкәннәр, аңлашканнар. Мәктәпләрне балалар консультациясенә махсус график нигезендә китерүне җайга салганнар. 4нче сентябрьдән башлап, һәр көнне 15-17 сәгатьләрдә 100-150 баланы кабул итәләр. Аларны педиатр һәм дерматовенеролог карый. Һәркайсының сәламәтлек төркеме ачыкланып, белешмәсенә бассейнга нинди нагрузка белән йөрергә тиешлеге турында күрсәтмә языла. Ә эшне санэпидемстанциягә (Пугачев урамы, 2) кал анализы бирүдән башларга кирәк. Әлеге учреждение җитәкчесе ЗӨФӘР ХӘСӘНОВ: –Бу юнәлештә тиешле оешмалар белән килешенгән кызу эш бара. Һәр хезмәтнең үз тәртибе, нечкәлекләре, таләпләре бар. Безнең карамактагы андый анализларны тикшерә торган лабораторияне оптимизацияләп, кыскартканнар иде бит, ярый, рәхмәт төшкере, район башлыгы белән сөйләшеп, паразитолог ярдәмчесе штатын саклап кала алдык. Моның белән шөгыльләнүче Фәнүзә МӨХӘММӘТҖАНОВА – үз эшенең тәҗрибәле остасы, лицензиясе бар. Һәр баланың мазогын ясап, анализын микроскоптан җентекләп карап, исем-фамилиясен, нәтиҗәләрен махсус журналларга теркәп, белешмә язып бирү өчен кимендә 20 минут вакыт кирәк. Савытларны юу зарур. Ул бу көннәрдә алны-ялны белмичә, бик киеренке хезмәт куя. Арды. Саба, Кукмара лабораторияләреннән дә ярдәм сорадык, үзем көн саен машинам белән анализларны ике арада ташыйм. Максатчан эш тулы куәтенә бара, кулдан килгәннең барысын да эшлибез, барысы да тәртип белән хәл ителер, җәмәгатьчелекнең сабыр булуын, безне дөрес аңлавын сорар идем. Сүз меңәрләгән анализлар, балалар язмышы турында бара. Иң мөһиме – чир таралмасын, балаларыбыз авырта күрмәсен! – ди. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус ГАБДРАХМАНОВ белән дә элемтәгә кердек. –Бүген (5нче сентябрьдә) 9 сәгать 20 минутта бассейнда Красная Горка мәктәбе укучылары белән беренче үткәреп карау тренировкасын үзем дә кызыксынып карарга килдем. Тиздән суга “Радуга“ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр керә. 14 сәгать 20 минутта икенче санлы лицей укучылары киләчәк. Иртәгә Келәүш мәктәбен алып килү планлаштырыла. Боз кузгалды, процесс нормаль китте! 10нчы сентябрьдән барысы да тәртипкә салыначак. Көн саен ике мәктәп, бер балалар бакчасы белән эшләүне күз алдында тотабыз. Мәктәп автобуслары белән шугалакка график нигезендә хоккей шөгыльләренә йөртү тәҗрибәсе бар бит инде бездә. Монда да шулайрак булачак. Максатыбыз – 5 яше тулган сабыйлардан башлап, 1-11 сыйныфларда укучы барлык балаларны да йөзәргә өйрәтү, – диде ул. Кыскасы, бассейнда эш үзагымына куелмаган, ул “ирекле йөзми“. Анда сәламәтлеген җайга салырга теләгән һәркемне көтәләр. Әлбәттә, кулда тиешле белешмәләре булу мәҗбүри. Әйдәгез, шундый кыйммәтле, искиткеч объектның файдасын барыбыз да күрик!
АЛСУ СПИРИДОНОВА