15нче сентябрьдә шәһәребезнең дүрт мәйданчыгында Бөтенроссия йөгерү көне “Милләтләр кроссы – 2018“ бәйрәме старт ала. Чарада мәктәп укучылары, педагоглар, өлкәннәр, кечкенәләр, спорт ветераннары үзара ярыша. Дүрт мәйданчыкка да җыела башлау вакыты – 9.00, парад- ачу – 9.45, ярышларга старт – 10.00 сәгатьләрдә. Спорт сөючеләрне район мәдәният йорты, “Яшьлек“ скверы, Җиңү паркы һәм “Олимп“ стадионы янында бәйрәмгә түземсезләнеп көтәләр!