Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов “Сельхозтехника“ һәм “Сельхозхимия“ сәнәгать мәйданчыклар резидентлар белән киңәшмә үткәрде.ы

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов “Сельхозтехника“ һәм “Сельхозхимия“ сәнәгать мәйданчыклары территорияләрендә булып, биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче резидентлар белән киңәшмә үткәрде. Эшлекле чара кече һәм урта бизнесны үстерү проблемаларына багышланган иде. Җитәкче предприятиеләрнең җитештерү мәйданчыкларын карады, куелган җиһазлар белән танышты. “Сельхозтехника“ мәйданчыгында төрле предприятиеләр эшләүче корпуслар, җитештерү корылмалары урнашкан. Биредә егермеләп резидент исәпләнә. Алар агач эшкәртү, керамзит блоклар ясау, пенопласттан умарта оялары җитештерү, һ.б. юнәлешләрдә шөгыльләнәләр. “Сельхозхимия“ базасында май, бетон эшләнмәләре җитештерү заводлары, брусчатка ясау, агач эшкәртү цехлары теркәлгән. Ике мәйданчыкта да буш торучы биналар бар (теләге булган резидентлар тулырак мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән таба ала). Сәнәгать мәйданчыкларында хезмәт куючы резидентлар белән сөйләшкәндә район башлыгы эшмәкәрләрнең уңышлары һәм планнары белән кызыксынды, аларның сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирде, каршылыклы киртәләрне узарга ярдәм итәчәген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International