Район үзәк хастаханәсенә 1300 дозада үзебездә җитештерелгән “Совигрипп“ вакцинасы кайтты.

2018 елның 7 сентябре, җомга

Район үзәк хастаханәсенә 1300 дозада үзебездә җитештерелгән “Совигрипп“ вакцинасы кайтты. Аның составына быелгы сезонда актуаль булачак вирус штаммнары кергән. Нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык гарантияләнә. Тиздән балалар өчен дә вакциналар кайтуы көтелә. Тавык аксымына аллергия, алдан ясалган прививкалардан соң катлауланулар күзәтелгән, йогышлы авырулар белән чирләп ике атна вакыт узмаган очракта, каршылыклар бар. Иммунитет формалашсын өчен икедүрт атна вакыт кирәк, шуңа күрә хәзер сәламәтлек белән шөгыльләнү өчен иң кулай чор. “Вакцинация бушлай үткәрелә, прививканы хәзер үк ясатыгыз!“ – ди Татарстанның Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча Роспотребнадзор идарәсенең төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Асия Камалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International