Игътибар! Татарстан урманнарында янгын куркынычының 4 нче классы билгеләнде

2018 елның 7 сентябре, җомга

Урманнарда янгын куркынычы 8-14 сентябрьгә кадәр сакланачак.

Татарстан урманнарында югары дәрәҗәдә янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Урманнарда янгын куркынычы 8-14 сентябрьгә кадәр сакланачак. Урыны белән янгын куркынычы - югары, 4 нче класслы һәм гадәттән тыш хәл - 5 нче класслы дип билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International