Кабул итүләр хәзер һәр айның беренче сишәмбесендә уздырылачак.

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Илебездә, республикада, шул уңайдан районыбызда алимент буенча бурычларның шактый күп булуы җитди проблемага әверелде.

Бүгенге көндә республикада алимент буенча бурычлар 3 миллиард  сумнан артып киткән. Шул ук вакытта бу проблема буенча максатчан  эш алып барыла башлады. Республикада аерым комиссия эшли.  Бу комиссиядә прокуратура, социаль яклау, мәшгульлек үзәге, суд приставлары органнары вәкилләре бар. Шундый ук  структуралар вәкилләре составындагы эшче төркем районнарда да эшли башлады. Эшче төркем  суд карары була торып элеккеге ирләреннән алимент ала алмаган 5 хатын-кызны кабул итте. Аларның һәркайсының элеккеге ирләреннән алимент ала алмауда үз тарихы. Мондый кабул итүләр хәзер һәр айның беренче сишәмбесендә уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International