Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр яңача үзгәрә.

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Әлеге яңа түләү кәгазьләре искесеннән нәрсә белән аерыла һәм анда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтәчәкләр?

Алдагысыннан аермалы буларак, анда күп мәгълүмат күрсәтеләчәк: түләү суммасы арту, бурыч һәм штраф күләме, шулай ук анда идарәче компаниянең яки торак-коммуналь хуҗалыгының штрафлары турындагы белешмәләр дә булачак, дип хәбәр итә «Российская газета».

Белгечләр һәм Төзелеш министрлыгы вәкилләре, фатир яки йорт өчен түләүләр аңлаешлырак һәм «ачыграк» булачак, дип ышандыра. Аларда, мәсәлән, капиталь төзекләндерүгә кагылышлы ике аерым бүлекчә дә булмаячак. Дөрес, түләвен исә иске тарифлар белән түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш, кәгазьдә түләү документының идентификаторы һәм бердәм исәп-хисап счеты да күрсәтеләчәк. Әлеге мәгълүматлар квитанциянең дөреслегенә ышанырга һәм коммуналь хезмәтләрне торак-коммуналь хуҗалыгы Геомәгълүмати системасында онлайн түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан соң гомуми милек өчен тотыла торган коммуналь ресурсның һәр төре өчен түләү тарифын да, бер айда кулланылган күләмне дә, ахыргы нәтиҗә суммасын да күреп булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International