Әхмәт Ясәви мәчете ачылганга 10 ел

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген шәһәрнең төньяк өлешендә урнашкан Әхмәт Ясәви мәчете ачылганга 10 ел

Шул уңайдан мәҗлес оештырылды. Иң элек дин йорты эшчәнлегенә зур өлеш керткәннәрне буләкләделәр. Чара Коръән уку бәйгесе белән дәвам итте. 

Исегезгә төшереп китик, Әхмәт Ясәви мәчете 2007нче елда төзелә башлый. Аны шәһәребездә туып-үскән, ил күләмендә танылган галим, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Хәмит Нурмөхәммәт улы Ясәвиев хәләл акчасына җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International