Белем бәйрәменә бүләккә – спорт мәйданчыклары

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Беренче сентябрь көнне Усали авылында яңа спорт объекты ачылды. Уку елы башлануын хәбәр итүче кыңгырау тавышы матур итеп киенгән балаларны, аларның әти-әниләрен, мөгаллимнәр, педагогик хезмәт ветераннары һәм авыл халкын спорт мәйданчыгы каршына җыйды. Тантаналы чараны сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән район башлыгы Анатолий Иванов ачты.

Бүгенге көндә Мамадыш төбәгендә 185 спорт корылмасы эшләп килә, балалар һәм яшүсмерләр өчен өч мәктәп, ике яшүсмерләр клубы бар. Халык арасында аеруча 15 спорт төре популярлык казанган. Даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр районда яшәүчеләрнең 47,9%ын алып тора. Ел саен 130дан артык массакүләм спорт чаралары уздырыла. –Яңа спорт мәйданчыгы балаларга тагын да зуррак уңышлар яуларга ярдәм итсен, – диде Анатолий Иванов. Усали авыл җирлеге башлыгы Алмир Зыятдиновка яңа мәйданчык ачкычын һәм спорт җиһазлары алу өчен сертификат тапшырдылар. 2018-2019нчы уку елында Усали урта мәктәбендә 67 бала белем алачак. Шуларның өчесе – укучы формасын әле тәүге мәртәбә генә киючеләр. Биредә 18 педагог хезмәт куя, коллектив даими рәвештә фәнни, иҗади һәм спорт бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулый. Мәсәлән, алар – “Олимпиада-100“ муниципаль проектының гамәлдәге җиңүчеләре. Олыязда да икеләтә бәйрәм – лицей базасында Белем көнендә шулай ук яңа спорт мәйданчыгын кулланылышка тапшыру тантанасы узды. Әлеге корылма республика программасы буенча төзелгән. Аны якынча ике ай эчендә сафка бастырганнар. Объект ике өлештән тора. Беренчесе баскетбол, волейбол төрләре өчен, ә янәшәдә балаларга уен кыры һәм спорт җиһазлары урнаштырылган. Мәйданчык яктыртыла. Биредә тәүлекнең караңгы вакытында да күнегүләр уздырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International