Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Республике Көне алдыннан 200-нче бала теркәлде. Яңа туган мамадышлыга “Солтан” дигән исем куштылар. Бу исем гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “идарәче” дигән мәгънәгә ия.
Көтеп алынган нәсел дәвамчысының беренче документын алырга әтисе Флюр Рахимов килгән иде. Аның сүзләренә караганда сабыйга исемне апасы сайлаган.
Әйтергә кирәк, мамадышлылар арасында “Солтан” исеме ахыргы вакытты бик популярлашты.