Мамадышта мини-футбол бәйгесе төгәлләнде.

2018 елның 31 августы, җомга

Бүген шәһәребездә мини-футбол бәйгесе узды. Спорт ярышын Республика көне уңаеннан оештырдылар. "Дуслык" дип исемләнгән чарада дүрт команда катнашты.

Футзалчылар командалары һәркайсы белән егермешәр минутлык ике период уйнадылар. Бәйгене әтиле-уллы Кодир һәм Руслан Мамоновлар хөкем итте. Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынны "Татавтодор" исемле команда яулады. Җиңүче һәм призер командаларга медальләр, грамоталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International