Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла. Ул июнь аенда башланып киткән иде.
Ушма елгасы яр буен бүген шәһәребезнең төрле хезмәт коллективлары чүптән арындырды.
Сулар һавабызның сафлыгы, эчәр суларыбызның чисталыгы үзебездән тора. Әйләнә-тирәбезне чиста тотыйк, елга-күлләргә сакчыл караш белән карыйк! Өмәләргә бердәм чыгыйк!