Хуҗалыклар гына түгел, фермерлар да урып-җыю эшләрен алып баралар. Хәзергә һәр гектардан уртача 30,1 центнер уңыш җыеп алына. Көзге бодайның уртача уңышы 33,2 центнер тәшкил итә. Аның иллешәр центнерга якын уңыш биргән участоклары да бар. Басуларыбыздан инде 36,6 мең тонна ашлык суктырып алынган. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы хәбәр итүенә караганда, быел икмәкне кабул итү бәясе былтыргыдан югарырак булачак. Министрлык, шулай ук, урак темпын тизләтү максатыннан, иң алдынгы комбайнчыларны бүләкләү өчен, кызыксындыру чаралары да билгеләде. Республика күләмендә иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчыга – 50 меңәр, 50 комбайнчыга 40 меңәр сум премия тапшырылачак. Тагын 30ар мең сумлык 200 премия районнарның үзләре бүләкләү өчен бирелә. Безнең районга, урып-җыю мәйданнарының күләменә карап, 6 премия бүленгән. Шулай итеп, быел комбайнчыларыбызга уракта бик күп мөмкинлекләр тудырыла.