Район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Бурганов катнашты. Күркәм гадәт буенча киңәшмәнең пленар өлеше башланганчы район башлыгы һәм министрлык вәкиле Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган күргәзмәләр белән танышты.
Киңәшмәгә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, балалар бакчалары, мәктәпләрдән делегацияләр, педагогик хезмәт ветераннары чакырылды. Киңәшмәне район башлыгы Анатолий Иванов алып барды. Узган уку елы нәтиҗәләрен анализлап, 2018-2019нчы уку елына бурычлар билгеләделәр. Киңәшмә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.