Мамадыш ГХАТ бүлеге тарихында беренче тапкыр ком тантанасы узды

2018 елның 28 августы, сишәмбе

2018 нче елның 25 нче августы Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарихында мәңгегә истә калачак. Бу көнне шәһәребездә беренче тапкыр һәм массакүләм ком тантанасы узды.

Яшь парлар парадында катнашкан парлар бәйрәм кунакларын һәм район хакимиятен җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән каршы алды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Мәсхутовна сәләмләүдән соң ком тантанасын башлады. Тантанада катнашкан кечкенә молаем фәрештәләр, сабын куыкларыннан тылсымлы шоу - бәйрәм рухын югары дәрәҗәгә күтәрделәр.

Тәүге тапкыр язылышкан 8 пар бер-берсе артыннан йөрәк формасындагы пыяла савытка төрле төстәге ком тутырды. Аларга район башлыгы Анатолий Иванов һәм аның тормыш иптәше Маргарита ханым да кушылды. Нәтиҗәдә бик күркәм рәсем барлыкка килде. Ком бөртекләреннән җыелган рәсем  -   матур  гаилә дә  уртак зур  тырышлык  нәтиҗәсе икәнен чагылдырды.

Символик йөрәк савытын кулга алып, Айгөл Мәсхутовна, аның киләчәктә ГХАТ бүлеге тарихы музеында урын алачагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International