Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете исеменнән тантаналы кабул итү чарасы

2018 елның 28 августы, сишәмбе

27 нче август көнне Казан кремлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасы узды. Бәйрәмдә  республикабызның шәһәр-районнарыннан барлыгы 50 гаилә катнашты.

Әлеге чарага күпбалалы үрнәк, республика һәм район үсешенә сизелерлек өлеш керткән тырыш-булдыклы гаиләләр чакырыла. Бу күркәм традиция үз башын 2014 нче елда ук алды. Быел исә 5 нче тапкыр уздырылды.

Мамадыш муниципаль районы исемннән күпбалалы Сирень һәм Гөлназ Ибраһимовлар гаиләсе барды. Алар 3 бала: 2 ул һәм 1 кыз тәрбиялиләр. Бу гаиләдә тәрбиягә, милли гореф-гадәтләргә аеруча зур игътибар бирелә. Шулай ук яшьләрнең икесе дә районыбызның үсешенә өлеш кертүләре белән дә игътибарга лаек.

Сирень Галимҗан улы белеме буенча историк-археолог өстәмә белем бирү укытучысы буларак күп еллар балаларга туризм нигезләрен төшендерде. Шулай ук район башлыгының туризмны үстерү буенча ярдәмчесе, шәһәр башлыгы ярдәмчесе булып Мамадышыбызга инвестицияләр һәм туристлар җәлеп итү буенча зур эшләр башкарды. “Кирмәнчек” шәһәрчеген тернәкләндерү буенча башкарылган эшләре дә зур игътибарга лаек. 

Тормыш иптәше Гөлназ исә күп еллар районыбызның туган якны өйрәнү музеен җитәкләде. Ул эшләгән елларда музейда иң күләмле ремонт-реставрация башкарылды, музей фонды һәм экспонатлары җыелды һәм сверкаланды. Уллары – икесе дә спортның хоккей төре белән “җенләнгән”, кызлары “Радуга” балалар бакчасына яратып йөри.

Ибраһимовлар гаиләсе бу тантананың гаилә тарихлары өчен зур вакыйга булуын ассызыклады. Бу көн – 14 ел бергә матур-тату гаилә булып торуыбызның нәтиҗәсе, ди алар.

Әйтергә кирәк, бәйрәмне оештыручылар да аларга күз ташлаган. Интервью өчен нәкъ аларны сайлап алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International