Үрнәк гаиләләр күп бездә.

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Районыбыз, чыннан да, үзенең үрнәк гаиләләре белән урынлы горурлана. Төрле тармакларда озак еллар хезмәт куеп, балалар тәрбияләп, аларга тормышта дөрес юл күрсәткән шундый берничә гаиләне районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән аның тормыш иптәше Маргарита Семеновнаның кабул итүе күркәм традициягә әверелде. “Вятка“ кафесында шәһәребездән һәм район авылларыннан чакырылган өч дистәдән артык гаиләнең һәрберсе турында тәфсилләп язарга булыр иде. Алар арасында озак еллар бергә гомер кичереп, инде лаеклы ялда булып, оныклар тәрбияләүчеләр дә, бүгенге көндә төрле тармакларда хезмәт куючылар да бар иде. Тантанага чакырылган гаиләләрнең һәрберсенә районыбыз башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International