ФОАТ МӨХӘММӘТШИН Нократның яр буйларын ныгыту буенча киң колачлы эшләрне алып баруда районыбызга бик күп булышты. “Элекке пристань янындагы Яр буен эшләүдә дә, Ушма аръягында ясалган дамбаны планга кертүдә һәм финанслауда да ярдәмнәре бәяләп бетергесез. Чулман елгасыннан Мамадышка кадәр Нократны тирәнәйтүдә дәярдәм күрсәтергә вәгъдә итә. Бу – Мамадышыбызга зур перспективалар ача. Фоат Фәритович бу мактаулы исемгә бик лаеклы,“ – диде муниципаль районыбыз һәм шәһәребез башлыгы Анатолий Иванов. НИКОЛАЙ ЕГОРОВ озак еллар районыбыз хәрби комиссариатын җитәкләде һәм аны Татарстан күләмендә алдынгы урыннарга чыгарды. Отставкага киткәч, Мамадыш промкомбинатын оештыруга алынды һәм аны эшләтеп җибәрде. Мамадыш политехник көллиятен җитәкли башлагач та анда уку шартларын яхшыртуга, кадрлар әзерләүнең сыйфатын күтәрүгә зур үзгәрешләр кертте. Уку биналарына, студентларның тулай торагына капиталь ремонтлар ясалды, материаль базасы яңартылды һәм ныгытылды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Мамадыш политехник көллияте хәзер республиканың иң дәрәҗәле урта һөнәри белем бирү уку йортлары исемлегендә. Фоат Мөхәммәтшин һәм Николай Егоров кандидатлары депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды. Аларга Мамадышның Мактаулы гражданины медальләре һәм грамоталары Шәһәр көнендә – “Яшьлек“ скверында узачак тантанада тапшырылачак.