Гөмбәләре чакырып тора.

2018 елның 24 августы, җомга

Сату итәргә чыккан хатыннарның, ирләрнең, яшь кызларның чиләкләрендәге сый-нигъмәтләр, кояш нурларында җемелдәшеп, узган-барганны кызыктырып, үзләренә дәшеп торалар. Шәһәр кешесенә: “Бакчам юк шул, берни үстерә алмадым“, – дип борчыласы да түгел. Бөтенесен саталар анда. Сөйләшә белсәң, бәяләрен дә киметәләр. Бүгенге көндә анда иң үтемле товарлар – каен һәм имән себеркеләре, мәтрүшкәләр, алмалар һәм гөрәҗдәләр. Сатучылары – гадәттәгечә, Түбән Яке һәм Түбән Соннан. Күптәнге танышым Равил (үзләренең үтенечләре буенча, язмадагы кешеләрнең исемнәре үзгәртелде.) дүрт чиләк гөмбә алып чыккан. –Иртән генә усак полосасыннан җыеп кайттым, – ди ул. Көн саен шулай дүрт-биш чиләк алып чыга икән. Аңа Яр Чаллы шәһәреннән кунакка кайткан ике оныгы да булыша. Алар да бабалары белән базарга менгәннәр иде. –Көн дә җыйган гөмбәләрне сатып бетереп кайтам. Кеше хәзергә аларны бик күп алмый. Шуңа күрә, озаграк торырга туры килә, – диде ул. Гөмбә сатып бик күп акча эшли алмаса да, өйдә ятканчы, иш янына куш, дигәндәй, барыбер акча кереп бара. –Оныкларга мәктәпкә әйберләр алырга акча эшлибез, – ди Равил, елмаеп. Түбән Соннан Сәлимәттәй сливалар җыеп алып менгән. Чиләген 500 сумнан сата. –Алма белән груша да саттым. Алар бетте инде, – диде ул. Аны җиләк саткан вакытта да базарда көн саен күрергә була. Хатыннарның әйтүенә караганда, җиләк сатудан керешеп, көзгә кадәр нәрсә дә булса сатсаң, җәй буена өч йөз мең сум чамасы акча эшләргә була икән. –Яңа бәрәңге дә сата башладык инде, – диделәр алар. Ә гөмбәләрнең яңа җыеп алып килгәннәре генә түгел, маринадланганнары, тозланганнары да бар. Түбән Якедән базарга менгән Хәлимәттәйдән гөмбәләрне эшкәртү рецепты турында да кызыксындым. –Җыеп кайткач, суда бер сәгать тотам да, чистартып, һәр төрен аерым кайнатырга салам. Юеш гөрәҗдәне бер тапкыр кайнату да җитә. Коры гөрәҗдәне, бер кайнаткач, суын түгеп, икенче тапкыр кайнатып алам. Тәмләткечләр – тоз, түгәрәк борыч, лавр яфрагы салам. Гөмбәләрне тутырганчы, банканы стерильләштерәм. Ә үзебезгә ашарга әзерләгәндә, суган, сарымсак турап, үсемлек мае салып бутыйм, – дип сөйләде ул. Көн саен дүрт-биш банка маринадланган гөмбә сата икән. Аларны 750 граммлы банкаларга тутырган. –Ярты литрлы банкаларны – азсыналар, бер литрлылары кыйммәтрәк чыга. Иң яхшысы – 750 граммлысы инде, – ди ул. Имән себеркеләрен Мамадыштагы ярминкә бәясеннән – илле сумнан җибәрәләр. –Себеркеләрне бик алмасалар да, зәңгәр мәтрүшкәләр бик яхшы китә, – ди Сәлимәттәй. Сәламәтлек бөтенебезгә кирәк шул. Даруларга үрелгәнче, дару үләннәре белән дәвалансаң, файдасы күбрәк тә була. Базарга чәй эчәргә юлаучылар гел туктап тора. Алар, беррәттән, табигать байлыкларын да сатып алып китәләр. Аларны иренмичә җыярга гына кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International