“Игътибар – балалар!” профилактик операциясе бара.

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләре булмасын өчен Татарстан Республикасында 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” чарасы уздырыла. “Игътибар – балалар!” чарасы кысасында дәүләт автоинспекциясе хүезмәткәрләре  балаларны машиналарда йөртүен,  машина йөртүчеләрнең  җәяүлеләргә өстенлек бирү-бирмәвен, уткайтаргыч элементларның кулланылышын игътибар үзәгенә алачак.  Бу чорда шулай ук акцияләр, ата-аналар җыелышларын, конкурслар уздыру да күздә тотыла.

Шуны онытмаска кирәк, 7 яшькә кадәрге балалар автомобильдә  балалар креслосында йөртелергә тиеш. Хәзер 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларны  креслосыз җиңел автомобильләрнең арткы утыргычында һәм йөк автомобильләренең кабинасында йөртү мөмкинлеге бар. Әмма балаларны махсус креслода йөртү күпкә куркынычсызрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International