Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшь гражданнар (инвалидларның барлык категорияләре) катнаша алачак. Конкурс материалларын кабул итүнең соңгы срогы – 2018 елның 31 октябрендә. Конкурс эшләре һәм документлары “Конкурс” билгесе белән түбәндәге адреска җибәрелә:420095, Казан шәһәре, Серов проспекты, 3 нче йорт. Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе.