Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

21 августта, Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшенле яңгыр төнлә һәм көндез секундына 15 – 20 метрга кадәр (Татарстан башкаласында 15 — 18 метрга кадәр) көчәючән җил белән фаразлана. Иртән һәм көндез көчле яңгыр, көндез урыны белән боз булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International