БАСУДАГЫСЫ ТҮГЕЛ, КЕЛӘТТӘГЕСЕ ИКМӘК.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Гадәттә, июль аенда кояш үзәкләрне өтәрлек итеп кыздыра да, урак башлангач, яңгырлар коеп уза башлый. Быел да искәрмә булмады. Шимбә көнне Казан ягыннан кап-кара булып куерып килде һәм Усали, Ишки, Тәкәнеш якларын яхшы гына коендырды. Районыбызда 10 миллиметр күләмендә явым-төшем теркәлгән. Якшәмбе көнне дә Омар һәм Усали якларында явып китте. Әмма җәйге яңгыр тиз җилли. Дүшәмбедә, иртәнге якта ук, “АПК “Азыктөлек программасы“ җәмгыятенең өч дистәгә якын комбайны Ишки белән Югары Сон авыллары арасындагы “Аэродром“ басуында эшкә керешкән иде инде. Тритикале басуы булган икән. Анда эшне төгәлләп тә киләләр иде. Сигез комбайн, басуның Сәртек ягындагы өлешен суктырып бетереп, Тәкәнеш бүлекчәсенә күченә дә башладылар. Ә икенче участоктагылары, икегә бүленеп, бер төркеме – Кече Кирмәнгә, икенчесе Югары Ушма басуларына күченергә тиеш икән. –Һәркөнне иртән комбайннарның кайда эшләргә, кайда күченергә тиешлекләре планлаштырыла. Быел барысы утыз ике комбайн эшли, – ди агроном Иван Степанов. “Аэродром“ басуы Югары Сонга якын булгач, әбәтне шуннан пешереп алып менгәннәр. Пешекчесе Гөлнара Әбүбәкерова иде. –Кичкә дә кайнар аш алып киләләр, – диделәр комбайнчылар. Комбайннардан ашлык ташырга прицеплы “КамАЗ“ машиналарын һәм олы йөкләр ташый торган махсус арбалары булган тракторларны куйганнар. “КамАЗ“лар һәркайсы рейс саен басудан 23-24 тонна икмәк алып китә. Тракторларның арбаларына да шул чама сыя. Аларның һәркайсына көнгә дүртәр-бишәр рейс туры килә. –Вахта машиналары белән йөрибез. Иртән басуга комбайн янына килүгә, майлап чыгабыз да, эшкә керешәбез. Кичке тугызларга кадәр эшлибез, – ди Руслан Мальцев. Сменалары 12-13 8-927-491-33-55 г.Мамадыш, ул.Тукая, 30 (напротив рынка) Реклама сәгатькә чыга. Сигезенче елын комбайнда эшли икән инде ул. Дүрт ел “Трудовик“ агрофирмасында эшләгән булган. Быел ярдәмчесе итеп туганы – Мамадыш политехник көллиятенең өченче курс студенты Булат Мальцевны алган. –Минем Русланда ярдәмче булып икенче тапкыр эшләвем инде. Беренче тапкыр мәктәптә укыганда, ул “Трудовик“та эшләгәндә ярдәмчы булып йөргән идем, – ди Булат. Егетләр көн саен комбайннары бункерыннан уртача уникешәр бункер икмәк озатуларын әйттеләр. Быел да җәмгыять басуларында яхшы уңыш җыеп алына. Шуңа күрә комбайнчыларның да кәефләре күтәренке. “Икмәк булса, җыр да була“, – диләр бит. Алар янына басуга район мәдәният йортының агитбригадасы килеп концерт куеп киткән инде. Икмәк яхшы булгач, хезмәт хакын да әйбәт алачаклар. Түләүләре суктырып алган икмәкләренә карап ясала. Комбайннар артыннан өч трактор саламны пресслап бара иде. Өчесе дә Югары Сон тракторчылары булып чыкты – Фиргать Әбүбәкеров, Ринат Сәләхиев һәм Рамис Вагыйзов. –Үзебезнең авылдан Рәшит Мәннәнов эскерткә куячак, – диделәр алар. “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте туфракны көзгә эшкәртүне дә озакка сузмый. Бу эшкә керешкәннәр дә инде. Көзге чәчү өчен туфрак әзерләү белән бергә туңга сөрүне дә башлап җибәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International