Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша үз эшләрен ачырга теләүчеләрнең бизнес планнарын тикшерүче комиссия әгзалары комиссия рәисе Ләйлә Хоснетдинова җитәкчелеге астында үз эшләрен ачучыларның гозерләре белән танышып кайту өчен чираттагы тикшерүгә чыктылар.
Алар игътибарны үзәктән алган акчаның дөрес тотылышына, сатып алынганэш коралларының эштә кулланышына, сакланышына, эшнең барышына юнәлттеләр. Эш барышында килеп туган авырлыклар белән кызыксындылар.
Тикшерү барышында өч урында булып, “тәртип бозучылар” табылмады. Эшләре кәнагәтләнерлек барганлыктан, гозер-сораулар бирүчеләр булмады.
Тикшерү нигезендә акт, фотоотчет төзелде.