Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акча.

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Социаль хезмәтләр җыелмасына ия пенсионерларга бушлай дару, санаторийда дәва алу өчен юллама бирелә, алар транспортта бушка йөри алалар. Бу хезмәтләрдән аерым-аерым да, барыннан бергә дә файдаланырга була. Киләсе елда бу социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләмәүчеләр агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза яза ала. Тик гариза язганчы ныклап уйларга кирәк, бик кыйммәтле даруларга мохтаҗлар да бар бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International