Форумны оештыручы – “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе“ төбәк иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлекчәсе. Чара кысаларында яшьләр өчен күп кенә кызыклы тематик сынаулар әзерләнгән иде. Шунда ук мастер-класслар күрсәтелде. Мәсәлән, “Корпоративлар-тимбилдинглар“, “Концерт-кичәләр“, “Белем бирү вакыйгалары-семинарлар“, “Конференцияләр, мастер-класслар“, “Хәйриячелек һәм махсус чаралар“ тематикасына биш командага бүленгән яшьләр, шулай ук мәктәпләрдә белем алучылар үзләренең заманча сулауларын күрсәттеләр, кызыклы идеяләр белдерделәр. Аграр яшьләр берләшмәсе алып килгән авыл хуҗалыгына багышланган рәсемнәрне буяуга да чиратлар белән тордылар. Форумда күптән түгел генә Россиядә булып узган футбол буенча дөнья чемпионаты тематикасы да яңгыраш тапты. Ике сәгать дәвамында “Яшьлек“ скверының амфитеатры безнең кайберләребезнең аңы авыр кабул итә торган темаларга багышланган бәйге-ярышларда катнашучылар карамагында булды. Аннары район башлыгы Анатолий Иванов белән Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова яшь буын белән шәхси тормышларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Физкультурачылар көне кысаларында скверда дистәгә якын төр буенча бәйгеләр узды: стритбол, мини-футбол, квест, “Батырлар узышуы“ (каршылыклар полосалары белән 3 километрга йөгерү), балалар арасында велосипедларда, самокатларда узышу һәм башкалар. Хөрмәтле кунаклар балаларга физик тәрбия бирү өлкәсендә зур тырышлык куйган берничә педагогка Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бу көнне спорт бәйгеләрендә катнашкан һәркем “Яшьлек“тән бүләк белән кайтып китте. Бәйрәм чаралары концерт программасы, “Sensation“ стилендәге дискотека, күбек шоу, салют белән баетылды.