22нче август – Корбан бәйрәме. 30нчы август – Татарстан Республикасы көне. Ул көннәрдә ял итәчәкбез. Мамадышта Шәһәр көне быел 25нче августка билгеләнде. Шәһәр көне уңаеннан, Совет урамында һәм “Яшьлек“ скверында күп төрле чаралар планлаштырылган. Төрле шәһәрләрдән күпсанлы кунаклар килүе, күренекле якташларыбыз кайтуы көтелә. Быел да бәйрәм программасы бай, кызыклы һәм истә калырлык итеп төзелә.