Җәйнең иң якты, иң стилле пары 2018 нче елның 11 августында теркәлде. Максим һәм Вероника туй көннәрен һәр детальгә кадәр уйлаганнар.
“Тельняшкалы” регистрациянең сәбәбе - армия рәтләреннән кайткан Максимның ватанпәрвәрлеге генә түгел, шулай ук туй көнен гадәти булмаган, истә калырлык итеп үткәрү теләге.
Язылышу таныклыгы тышлыгы, балдаклар мендәре, мәҗлес залы туй стиленә туры китереп ясалган һәм бизәлгән. Барлык кунаклар, яшьләрнең әти-әниләре, хәтта алып баручы да буйлы-буйлы киемнәрдән киенгәннәр.
Сценарий, уеннар да шулай ук, сайланган рухка туры китереп шәхсән төзелгән.
Әйтергә кирәк, яшьләр Максим туган көнендә танышканнар. Вероника Максим туган көн үткәргән кафе да повар булып эшләгән. Шулай итеп, сиздермичә генә кечкенә дуслык зур мәхәббәткә әверелгән.