Республика буенча “Мәк-2018” операциясенең икенче этабы старт ала. 15 августтан 24 августка кадәр дәвам итәчәк әлеге чара орлыгында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү, алардан наркотик әзерләү, аны саклау, тарату һәм сату белән шөгыльләнгән физик шәхесләрнең, хуҗалык итүче субъектларның законсыз эшчәнлеген туктатуга юнәлдерелә. Операция барышында мәк һәм киндернең кыргый үскән урыннары ачыкланып юк ителәчәк.
Моның өчен закон нигезендә штраф салу яки җинаять җаваплылыгына тарттыру каралган.Шәхси ихатасында составында наркотик матдә булган үсемлекләр, мәк үстерү ачыкланса, РФ Җинаятьләр кодексының 231 матдасе буенча җинаять эше кузгатылачак. Яисә гаепле кеше административ кодексның 10.5 матдәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак.