Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә безнең район елдан-ел күркәмләнә бара. Гамәлдәге күпсанлы федераль һәм республика программалары кысаларында бүгенге көндә районда бик күп объектлар төзелде, төзелә. Яңа торак йортлар, тормыш сыйфатын яхшырту өчен социаль объектлар торгызу дәвам итә. Капиталь ремонт программалары буенча балалар бакчалары, мәдәният учаклары төзекләндерелә, авылларда фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктлары куллануга тапшырыла. Халык яшәеше өчен мөһим бу объектларның һәммәсендә төзүчеләребез эшли, алар шәһәребезне, авылларыбызны ямьләндерә, көнкүрештә һәркемгә көн саен кирәк булган уңай шартлар тудыралар. Төзелеш тармагында эшләүчеләрнең барысына да район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткереп, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, яңа һөнәри үрләр яулауларын, күңел көрлеге һәм иминлек телим!
А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе