Мамадышта Живоначальной Троица храмы төзелеше дәвам итә. Яңа иман йорты булачак урында эшләргә 2нче июнь көнне старт бирелгән иде. Казанның “Металлострой“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте көче белән субай кагу эшләре бара. Бүгенге көндә сигез метрлы 100 свай җиргә кертелгән инде. Бу процессны шушы көннәрдә тәмамларга җыеналар. “Аннары субайлы нигезнең өске өлеше – ростверканы төзү эшенә керешәчәләр. Моның белән бетончылар бригадасы шөгыльләнәчәк. Бер көннән Алексеевск заводыннан керамик кирпеч алып киләчәкләр. Бүгенге көндә төзелеш мәйданына ул 32 мең данә китерелде инде. Эшләр график буенча бара,“ – ди районның баш архитекторы Рамил Миннеханов.