Хөрмәтле физкультура сөючеләр! Физик яктаннык, сау-сәламәт кешеләр һәрвакыт илнең тотрыклылыгы, таянычы, зур байлыгы булды. Россиядә августның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көнен билгеләп үтү гадәткә кергән. Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, үз физик сәламәтлегенә нык әһәмият бирүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Төрле тренажер залларына, фитнес-үзәкләргә йөрүчеләр саны да артканнан-арта бара. Бүген физик көчне арттырырга һәм спорт белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр бар, районыбызның спорт объектларының ишекләре һәркем өчен ачык. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Барыбызга да нык бәдәнле, камил акыллы, иманлы, сау-сәламәт шәхесләр булырга язсын!