Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мамадышка сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.
Мамадыш районында урак өстенә 28 июльдә төштеләр. Бүгенге көнгә 9,6 мең гектарда, ягъни мәйданнарның чирек өлешендә урып-җыю эшләре башкарылган. Барлыгы 30 мең тонна ашлык, шул исәптән 20 мең тонна уҗым бодае, 5 мең тонна чамасы уҗым арпасы җыелган. Урып-җыю эшләре якындагы берничә көндә төгәлләнер дип көтелә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169314/