Грипп – һәркем йоктырырга мөмкин кискен йогышлы авыру. Аны кешенең борынына һәм тамагына эләккән вирус китереп чыгара. Ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыручыда башкаларга чирне йоктыру хәвефе көчле. Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр күзәтелергә мөмкин.
Авыру кискен башлана. Өшү, калтырау, баш авырту (аеруча маңгай һәм чигәләр), югары температура, куллар-аяклар, сөякләр, күзләр авырту, утка туры карап булмау күзәтелә. Көчле интоксикациядә баш әйләнү, һуштан язу, аппетит булмау, укшыту, косу, борыннан кан килү булырга мөмкин. Беренче тәүлектә тамакның кибүе, әрнеп торуы, борынның тыгылуы хас. Икенче-өченче көннәргә коры ютәл, күкрәктә авырту тойгысы, бераз томау башлана.