Татарстанда 8 бассейн кулланылуга тапшырылачак. Шулай итеп, республиканың барлык районнарында яшәүчеләрнең дә су спорты төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлеге булачак.
Татарстан Республикасы тарафыннан максат итеп куелган бурычларның берсе - һәр муниципаль районда йөзү бассейны булдыру. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм безнең хөкүмәтебез тарафыннан шундый программа кабул ителде – бассейннар булмаган район үзәкләрендә шушы елларда төзеп бетерү. Шул максаттан, быел сигез бассейн иртәгә куллануга тапшырылачак. Апаста, Әтнәдә, Югары Осланда, Мамадышта, Түбән Каманың Кама Аланы бистәсендә, Питрәчтә, Тукай районының Круглое Поле авылында, Теләчедә.