Татарстанда 6 августта яшенле яңгыр һәм томан көтелә.

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Иртәгә Татарстанда көндез һәм төнлә көчәючән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр җитәчәк, яшенле яңгыр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә, шулай ук Казанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Республика башкаласында көндез яшенле яңгыр булачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/05/169131/

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International