Хәзер кыр-басуларда өлгереп җиткән ашлыкны урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Бу эшләрне уңышлы алып бару өчен техниканың төзек булуы шарт. Шуларны истә тотып районнарда “Комбайн” операциясе игълан ителгән. Әлеге операция кысасында Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре тикшерүләр уздыра. Безнең районда аны Мамадыш белән Алабуга районы инспекторлары бергә.