Мамадыш картлар һәм инвалидлар йорты 2017 елда “РИТЭК” социаль һәм культура проектында “Спорт” номинациясенең “Көчле рухлылар” темасы буенча җиңү яулады. Шуңа бирелгән акчага спорт мәйданчыгы төзелде.
1 август көнне шул мәйданчыкта “Көчле рухлылыр” исеме астында спорт ярышлары үткәрелде. Бу чараның төп максаты – аралашу, хәрәкәткә омтылу, кәефләрен күтәрү. Ярышлар уен-көлке, шаяру астында үтте. Бәйрәмдә катнашучылар үзләренең, көчле рухлылар, көчле тәнлеләр икәнлекләрен исбатладылар.