Алабугада узган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә 218 меңнән артык кеше булып китте. Бу шәһәрнең үзендә яшәүче халыктан 2,5 тапкырдан да күбрәк. Быел ярминкәгә Россия, Белоруссия, Украина, Литва, Үзбәкстан һәм Эстониянең 175 шәһәреннән 860тан артык оста кул килде. Ярминкәдә катнашучылар географиясенең барлык киңлеген тукталган автомашиналарның чит шәһәр һәм чит ил номерларыннан да бәяләп-күреп була иде.Спас ярминкәсе кысаларында башка әһәмиятле чаралар да узды: болар – кыңгырау чыңы, нәселдән күчкән утарлар фестивале, авторлар җырының “Илһамият” конкурсы. Өч көн дәвамында ярминкәнең төп сәхнәсе бер генә минутка да буш тормады. Концерт программасында Мәскәү, Пермь, Сочи, Екатеринбург, Тверь, Волгоград, Владимир, Чиләбе, Удмуртия һәм Татарстан артистлары катнашты. Барысы 93 башкаручы һәм коллектив чыгыш ясарга гариза биргән иде.Ярминкәне рәсми ябуда Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина чыгыш ясады. Ул ярминкәдә катнашучыларның һәммәсенә аларның хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм аларның барысына да өйләренә кайтканда хәерле юл теләде һәм тагын Алабугага килергә чакырды. “Без эшне туктатмыйбыз, ә шушы мизгелдән без киләсе 12нче Спас ярминкәсенә әзерлекне башлыйбыз. Мин әлеге чарада катншканнарның барчасын үз фикерләрен белдерергә чакырам, без аларны киләчәктә үз эшебездә һичшиксез исәпкә алырбыз», - дип белдерде Зөлфия Сөнгатуллина.