Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләү үткәрде.

2018 елның 3 августы, җомга

Россия пенсия фондының Татарстан  Республикасы  бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләде. Яңадан исәпләү  картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы һәм  2017 елда иминият взнослары түләнгән һәр кешегә кагыла.

Яңадан исәпләү һәр кешегә аерым башкарыла, ул хезмәт хакына бәйле. 2017 елда ул 170,14 сум тәшкил итә.   Иминият пенсияләрен  яңадан исәпләү өчен 2018 елда  Пенсия фонды 49 млн сум бүлеп биргән.

2017 елның август аенда  Пенсия фонды 2016 елда эшләгән 316,4 мең пенсионерга өстәмә түләүләр ясаган.Оператив мәгълүматлар буенча уртача өстәмә түләү 137,80 сум тәшкил иткән..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International