2нче августта Мамадыш шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранны Вагизова Хадича Абдулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән Раиль Дульмиев котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Мөлләхмәтова да кушылды.