Кайда ничектер, безнең район десантчылары төбәгебез тормышында үзләренең актив катнашулары белән күпләргә үрнәк булып торалар. Аларның инициативасы белән Җиңү паркында Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр истәлегенә һәйкәл төзелгән иде. Быелгы бәйрәмнәрендә алар хәрби разведкада хезмәт иткәннәр хөрмәтенә җыйнак кына һәйкәл ачтылар. Үз акчаларына төзегәннәр алар аны. Өлеш керткән егермегә якын десантчының исемнәре мәрмәр плитәгә язып куелган. Ә яңа объектны булдыру инициативасы белән чыккан Евгений Кусков һәм Илгиз Сибгаевның идеясын “Гвардия“ һава десанты гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннарының район иҗтимагый оешмасы күтәреп алган. –Һәйкәлне төзер алдыннан архитектор Рамил Миннеханов белән киңәшләштек. Аның тәкъдимнәрен күз уңында тотып, менә шундый җыйнак кына һәйкәл барлыкка килде. Аны төзүдә булышкан барлык кешегә чиксез рәхмәтлебез, – ди Евгений. Десантчыларны бәйрәмнәре белән котлау һәм һәйкәлне ачу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. –Сез районыбызның үсешенә үзегездән сизелерлек өлеш кертәсез. Кайсы тармакны алма, сез хезмәт куймаганы юктыр. Моның өчен сезгә рәхмәтлебез. Сез заманында “кайнар нокталарда“ хәрби антыгызга тугры калып, Ватан алдында торган бурычыгызны намус белән үтәдегез. Бүген ачылачак һәйкәл– десантчыларның чираттагы изге гамәлләре. Ул Җиңү паркында үзенә лаеклы урын тапты, – диде ул. Аңардан соң чыгыш ясаган район хәрби комиссары Андрей Синкевич, “Гвардия“ оешмасы җитәкчесе Фәнил Гыйззәтуллин, Аталар клубы рәисе Айрат Шакиров, район әфганчылары җитәкчесе Николай Иванов, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Илгиз Сибгаев та үзләренең җылы теләкләрен ирештерделәр. Митинг барышында бер төркем десантчыларга Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре тапшырылды.