“ЯШЬЛЕК“ СКВЕРЫ ЧАКЫРА.

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Аларны 15 сәгатьтә велосипедчыларның чыгышлары башлап җибәрә. Алар ике тәгәрмәчле транспорт чараларында төрле трюклар, экстрим-шоу буенча осталык класслары күрсәтәчәкләр. Бәйрәм программасында яшьләр өчен төрле спорт ярышлары да карала. Төрле каршылыклар аша да йөгерергә мөмкин булачак. Сквердагы спорт мәйданчыгында исә, мини-футбол буенча турнир узачак. Ә сәхнәдә Jagger кавер төркеме чыгыш ясаячак. Әлеге төркем Мамадыш тамашачасына актуаль темага стильле бию җырлары тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International