"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе старт алды.

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы башланырга айдан кимрәк вакыт калып бара. Әти-әниләр балаларының мәктәпкә әзерлеген кайгырта башлады. Форма, букча, канцелярия кирәк-яраклары – санарга гына җиңел, ала башласаң, боларның барысы гаилә бюджетына шактый чиертә. Урта хәллеләр «кыйммәт», дип зарлана-зарлана булса да, балаларын энәсеннән-җебенә кадәр яңага киендерергә – бар кирәген  алырга тырыша. Әмма арабызда авыр хәлдә яшәүчеләр шактый. Мондый гаиләләр өчен яңа уку елы чыгымнары – күтәрә алмаслык йөк. Ярый әле «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”  акциясе бар.
Быел районда  беренче сыйныфка 450 бала укырга керә дип фаразлана. Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә 25 июльдә старт бирелеп, ул 20 августка кадәр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International