Гөлсирин Абдуллина кызыл диплом ала алмавын аңлата.

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Гөлсирин Абдуллинаның укуын зәңгәр диплом белән тәмамлавы һәм магистратурага керү-кермәве тирәсендә бик күп сүзләр йөрде. Җырчы бу темага нокта куярга теләп, Инстаграмда язма элгән:

“Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты… Минем бу темага нокта куясым килә. Алла бирсә, киләчәктә, магистратурада укуымны дәвам итәрмен, тик бу елны тугел”, ди ул.

Укытучысы, остазы Венера Ганиевага барысы өчен дә рәхмәтен белдереп,  “Без бер-беребезне аңладык” ди Гөлсирин Абдуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International