Иртәгә, 28 июльдә, урыны белән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, көндез һәм кичен яшенле яңгыр явачак. Бу хакта республика синоптиклары хәбәр итә.
Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метрга) кадәр җитәчәк. Моннан тыш, боз яварга да мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан һава шартларының бозылуы хакындагы кисәтүдә.