Татарстанның иң яхшы массакүләм интернет мәгълүмат чарасы бәйгесе игълан ителде.

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы массакүләминтернет мәгълүмат чаралары арасында бәйге игълан итте.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча бара:

- рус телендәге иң яхшы массакүләм интернет мәгълүмат чарасы;

- татар телендәге иң яхшы массакүләм интернет мәгълүмат чарасы;

- социаль челтәрләрдә рус телендәге иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы проекты;

 

- социаль челтәрләрдә татар телендәге иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы проекты.

Гаризалар агымдагы елның 1 нче августына кадәр кабул ителә.

Кирәкле документларны «Республиканский журналистский конкурс для Интернет-СМИ» дигән билге белән түбәндәге адрес буенча юлларга кирәк:

420066, Казань, ул. Декабристов, д. 2, Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям.

Күбрәк мәгълүматны тел/факс: 8 (843) 570-31-12, электрон почта: internet-smi2018@mail.ru аша белергә була.

http://matbugat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International