Мамадышта балалар арасында юл–транспорт травматизмын кисәтү буенча чираттагы рейд узды.

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Мамадышта балалар арасында юл–транспорт травматизмын кисәтү буенча чираттагы рейд узды. Традиция буенча анда ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм яшүсмерләр катнашты.

Алар бер сәгать дәвамында Яшьлек скверы янында урнашкан җәяүлеләр кичүендә кизү торды. Әлеге урында урнаштырылган светофорга күпләр игътибар итми дип уйласак та, бүген исә закон бозучылар табылмады.

Шулай да бер машина хуҗасы сары утка чыкты, аның белән профилактик әңгәмә үткәрелде, юлда үз–үзеңне тоту кагыйдәләре урын алган белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International